22 февраль 2018 яңалыклары
-
Пеләмештә һәм Варкләд-Бодьяда модульле кибетләр ачылды
Бүген Әгерҗе районында Пеләмеш һәм Варкләд-Бодья авылларында республика программасы буенча төзелгән модульле кибетләр ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәфикъ Шәрәпов, Бима һәм Көчек авыллары җирлекләре башлыклары Владимир Шамеев һәм Рөстәм Нурмөхәммәтов катнаштылар. Пеләмештә агач кибет 1930 елларда төзелгән булган. Сатучыбыз Олимпиада Насыйровага...
-
Сарсак-Омгада Федорыч Кубогына волейбол ярышы уза
24 февральдә Сарсак-Омгада Федорыч Кубогына традицион волейбол ярышлары уза. Бәйгегә старт 9.30 сәгатьтә бирелә. Белешмәләр өчен телефон: 89600864813.
-
Әгерҗе районы делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша
Бүген Казанда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара уза. Бәйрәмгә кадәр һәр муниципаль район делегациясе Җиңү Паркында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Әгерҗе районы делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкли. Делегация составында хәрби комиссар Илгиз Галиев, "Юнармия" хәрби-паториотик хәрәкәт җитәкчесе Ринат Шакиров, хәрби хәрәкәтләр...
-
Якташыбыз Курил утрауларында контракт буенча хезмәт итә
Ел саен 9-10 райондашыбыз үз теләге белән контракт буенча хезмәт итәргә китә. Килешү буенча хезмәт итүчеләр хәрби бурычларын Сахалинlf, Екатеринбург, Кизнер, Кострома, Калининград, Севастополь шәһәрләрендә һәм башка урыннарда үтиләр. Язмабыз герое Сергей БЕСОГОНОВ исә илебезнең иң ерак нокталарының берсендә - Курил утрауларында хезмәт итә бүген. Хәзерге вакытта ул туган Әгерҗесендә...
-
Әгерҗе ата-аналары имтихан тапшырды
"Әти-әниләр БДИ тапшыра" бөтенроссия акциясе кысаларында 2нче мәктәптә унбер ата-ана рус теленнән имтихан тапшырдылар. Алар арасында әлеге имтиханда үзләрен икенче тапкыр сынаучылар да бар иде. Әйтик, 1нче балалар бакчасы педагогы Налия Дәүләтшина узган ел да рус теленнән имтихан тапшырган булган. - Үткән ел биремнәр җиңел түгел иде. Быел ничек булыр...
-
Бәйрәмнәрдә поликлиникада авыруларны кабул итмиләр
Бәйрәм көннәре булу сәбәпле, район үзәк хастаханәсе поликлиникасы 23, 24, 25 февральдә, 8, 9, 10, 11 мартта авыруларны кабул итми. Бу көннәрдә авырып китсәгез, район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
-
Әгерҗедә “Китап тапшыру айлыгы“ игълан ителә
1-31 мартта балалар китапханәсе "Китап тапшыру" айлыгы игълан итә. Китапханәдән алган китапларыгызны ниндидер сәбәпләр белән тапшыра алмаган булсагыз, аларны акция барышында китерергә мөмкин. Шимбәдән кала, китапханә көн саен 10-18 сәгатьләрдә эшли.
-
Әгерҗе районы делегациясе Казанга тантаналы чарага китте
Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Аңа кадәр һәр муниципаль район делегациясе Җиңү Паркында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкчелегендә Әгерҗе районыннан...
-
Иртәгә Олимпиадада фигуралы шуу осталарына көч бирик
Кичә Пхенчханда Олимпиадада катнашучы фигуралы шуучылар - Россия спортчылары Алинә Заһитова һәм Евгения Медведева, кыска программада барлык көндәшләрен дә узып, турнир таблицасының беренче, икенче баскычларына урнаштылар. Фигуралы шуучы Алинә Заһитова дөнья рекорды куйды. Ул Евгения Медведева куйган дөнья рекордын яңарта алды. Алинә Заһитова кыска программада чыгышы өчен 82,92 балл җыйды....
-
Балалар китапханәсендә “Телләр бәйрәме“ узды
Балалар китапханәсендә 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Телләр бәйрәме" чарасы узды. Ул Халыкара туган тел көненә багышланган иде. Балалар бәйрәмгә татар, рус, удмурт, мари милли киемнәреннән килгән иде. Алар китапханәчеләрне төрле телләрдә сәламләделәр. Татар, рус, удмурт телләрендә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Аннан борынгыдан калган уеннарны уйнадылар.